Рекламный баннер 990x90px header-top
84.9
94.97
Рекламный баннер 728x90px center-top

8 октябрь көнне Кәүҗияк авылы китапханәсендә, танылган әдип, шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Галиевка 80 яшь тулу уңаеннан,  “Учактай кабыздым җанымны” дип...

8 октябрь көнне Кәүҗияк авылы китапханәсендә, танылган әдип, шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Галиевка 80 яшь тулу уңаеннан,  “Учактай кабыздым җанымны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып укучыларга тәкъдим ителде.

Бәгырь авазы.

Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Тиенсәк тә, тилерсәк тә, тибелсәк тә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Көн китсә дә, Дин китсә дә, Ден китсә дә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Сөелсәк тә, сөрелсәк тә, сибелсәк тә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Учарланып, юашланган учакларның
Чал көлендә бөгәрләнеп калырбызмы?
Ут хәтере сүнсә әгәр, су хәтере кала –
С у с ү р ә с е н аңлап, сабак алырбызмы?
Ходай биргән Милләт дигән таҗны җуеп,
Киләчәккә гидай булып барырбызмы?!
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Сармановскаяцентральнаябиблиотека
#Кавзияковскаясельскаябиблиотека
#ГодединстванародовРоссии
#Годвоинскойитрудовойдоблести
1
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right