Рекламный баннер 990x90px header-top
81.67
91.6
Рекламный баннер 728x90px center-top

Эзләп барсам таба алмаган булыр идем.

Эзләп барсам таба алмаган булыр идем. Зиратка кергәч тә уң якка барганда сул кул уңаенда тарихи таш күреп төшереп алдым. Рөстәм абый Фәхреддинов: "Бу таш Әхмәд байныкы бугай", - дип куйды. Әллә чын, әллә ялган. Төшергән вакытта күңел тарткан, кергән вакытта аяк тарткан дисәм инде, берең дә ышанмас. Аллаһ Тәгалә шушы юлдан җибәргән. Димәк, мин күрергә тиеш булганмын. Наданлык төпкеленнән халыкны сөйрәп чыгарган кешеләр бит алар Хөсәеновлар. Ярдәмчел булулары Гыйльман ахунга да, Ризаэддин Фәхреддингә дә, Фатыйх Кәримигә дә, Гадимҗан Барудига да, тагын бик күпләргә барып ирешкән. Йомран тиресе эшкәртеп 5 тиенгә сатып, тагын-тагын зур хезмәтләр кылып мәдрәсәләр ачырга, мәктәпләр булдырырга, яңача укыту системасы кертергә тырышканнар. Милләтебезнең гыйлем юлына чыгуында Хөсәеновләрнең тырышлыгы зур. Әхмәд бай Казанга килгәч тә тынычланмый, тагын да изгелекле гамәлләр кыла. Аның исеме тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылырлык.

Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсендәге татар-мөселман зираты.

1. Әхмәд бай
2. Гали угылы Хөсәенев дин вә гыйлем
3. өчен хәятында күп һиммәт сарыф
4. итеп ахырында йөз мең сумга
5. кариб васыять кыйлып алтмыш тукыз
6. яшендә сикезенче зөлкагъдә 1324 сәнә
7. унынчы дикәбердә 1906 сәнә милядия дөньядан
2
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right