07:33 05.11.2026 16+
Кичүчат авылы мәктәбендә 1980-елларда директор булып эшләгән, Мәмәт авлы мәктәбендә озак еллар математика укытучысы булып эшләгән Галиева Гөлнәзирә Габдулла кызы музейда кунак булып китте.
Математика дәресләрендә безгә гыйлем биргән укытучыбыз бүген лаеклы ялда.
Ул үзе Зәй районы Чубыклы авылы кызы, Р.Фәхреддиннең җәмәгате Нурҗамал абыстай да шул авылдан, алар авылдашлар. Нурҗамал әбинең туган сеңелләре белән күрше булып яшәгәннәр. Анысын бик зур горурлык хисе белән сөйли ул. "Якут әби, Чибәр абыстай"-, дип әйткәндә аларга карата олы хөрмәт күренә.
Гөлнәзирә апа тарихка битараф кеше түгел ул. 1980-нче еллар ахырында Р.Фәхреддин эзләреннән килгән бер төркем галимнәрне каршы алып, авыл халкын җыеп җыелыш үткәргән кеше бит ул. Әле ул вакытларда мөфти Р.Фәхреддин турында киңәеп сөйләп тә булмый, дин турында сөйләргә ярамаган вакытлар да булды бит тарихта.
Мәмәт мәктәбенә алар ире Алмаз Корбангалиевич белән бергә килделәр. Алмаз абыйны мәктәпкә директор итеп билгеләделәр, Гөлнәзирә апа безне 6 сыйныфтан математика укытырга алды. Шул вакытта ул мәктәп музее оештырып җибәрде. Без бала-чагалар дәрестән соң Мәмәт урамнарына сибелгән борчак кебек һәр йортка кереп музейга экспонатлар җыерга керештек. Югары очка кадәр капка кагып әби-бабайларны йөреп чыккан әле дә истә. Кырыйда укытучылар да юк, без пионерлар бит, мөстәкыйль эш башкарырга өйрәткәннәр. Бер олау әйбер җыеп мәктәпкә алып кайттык. Суккан сөлгеләр, комган, табагачлар һ.б. саны юк. Шулай итеп музей җене кагылды безгә.
Мәмәт мәктәбенең бик матур традициясе бар иде, ел саен дүртле-бишле билгеләренә укыган укучыларны зур шәһәрләргә экскурсиягә алып бара иделәр. Иң беренче тапкыр 6 нчы сыйныфны тәмамлаган чебешләрен ияртеп Гөлнәзирә апа Волгоградка китте. География укытучысы Гиниятуллин Рамиль Җәүдәт улы да безнең белән барды, ( Урыннары оҗмах түрләрендә булсын). Вәт йөреп кайткан идек!
Рәхмәт сезгә Гөлнәзирә апа, дөнья күрсәтеп кайтканыгызга. Музей директоры булыр бу укучым дип башына да килмәгәндер. Ә бит орлыклары шул вакытта салынган.
Аннан соң Львов, Ленинград, Мәскәү. Йөреп тә күрсәткәнбез инде. 11 сыйныфны тәмамлаганда без инде курыкмыйча чыгып йөри торган, күпне күргән, остазның тәҗрибәле шәкертләре идек.
Рәхмәт сезгә. Ихлас күңелдән тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы телибез.
Диләрә Гимранова (Гиниятова).
Язма чыкканнан соң Гөлнәзирә апа үз фикере белән уртаклашты.
"Рәхмәт апаем,синең язмаңны укыдым да тагын күңелем тулды,каян гына матур, йөрәккә үтеп керерлек сүзлэр табып язгансың. Тел белгечләре, матиматик теле түгел шул инде, математиклар теле бик саран һәм кыска шул. Без аннан соң туры кызым Айгөлләргә киттек, анда әңгәмәне дәвам иттек. Оныкчыкларның күңелләренә кереп калган. Балалар алар тыңламаган кебек була, әүзләре шыпырт кына отып калалар бит. Шактый озак сөйләштек, фикерләр белән уртаклаштык. Бик зур рэхмэт. Яшьлеккә дә кайтып килдек, балачакларны да искә төшердек. Минем исемемне дә Чибәр абыстай куйган бит. Мин туган көнне безнең өйдә хәтта бер бәрәңге дә булмаган бит. Ачлык, ялангачлык тарихта гына калсын. Әнием әтине булган барлык азыкны җыйнап укырга юлга озаткан. Чибэр абыстай исем кушырлыгыгыз юк, үзем кушам дип колагыма "Гөлнәзирә" дип әйтеп исем кушкан.
Хәзер искә алсаң ис китәрлек хәлләр..."
3