Рекламный баннер 990x90px header-top
82.14
92.19
Рекламный баннер 728x90px center-top

7 ноябрь көне элек зур бәйрәм иде.

7 ноябрь көне элек зур бәйрәм иде. Хәзер кибетләрдә ризык гел булып тора, кадерен белмибез. Ә без үскәндә, пионерлар, комсомоллар булганда, Октябрь бәйрәме уңаеннан кибеткә дифицит товарлар кайта иде. "Минем туган көн уңаеннан кайта", - дип шаярта иде әни.
Иң истә калганы зур плиткалы шоколад кайтканы. "С праздником!" дип кызыл төстә язу булыр иде тышында. Ул бит әле күп кайтмый. Кем эләктереп кала?!
Әни медпунктта эшләгәч, медпункт кибет кырыенда гына булгач, әни минем туган көн уңаеннан безгә дүртебезгә дүрт плитка шоколад алып кайткан иде. Шоколад тәмле. Чын шоколад. Исе генә дә ни тора. Аны бер шакмагын бер чәй эчкәндә вак-вак кына кабып куясың да, калганын шытырдап тора торган фольгасына өтереп яшереп куясың. Зурлар әзрәк хәйләкәррәк була, синнән әз генә бир әле дип сорыйлар, ә үзләренеке башланмаган да була. Әни дә: "Әйдә кызым бергә чәй эчик"- ди. Бүлешә торгач иң беренче минем шоколад бетә. Кызык вакытлар.
Уйлап карасаң әнинең кайвакытта ипи алырга да акчасы булмаган вакытлары күп булды бит. Ялгыз килеш дүрт баланы көндәлек ашатасы, киендерәсе бар (әти миңа 10 яшь булганчы 40 яшендә Аллаһ хозурына күчте). Ә шулай да шоколад алырга җаен тапкан. Рәхмәт инде үзенә.
3
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right