Рекламный баннер 990x90px header-top
82.66
92.7
Рекламный баннер 728x90px center-top

11 ноябрь көнне И. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә «Гаилә — бәхет бакчасы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.

11 ноябрь көнне И. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә «Гаилә — бәхет бакчасы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды эшчәнлегенә кушылып, татар гаиләсенә генә хас булган милли-мәдәни кыйммәтләрнең районыбызда ни дәрәҗәдә саклануын күрергә мөмкинлек бирде.

Чарага әзерлек кысаларында Сарман үзәк китапханәсәсе «Гаилә — таяну ноктасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Әйдәп баручы китапханәче Гарифуллина Рәзинә әлеге күргәзмәгә күзәтү ясады, килгән кунакларга гаилә темасына багышланган әдәбият белән таныштырды.

Бәйрәмдә шулай ук хезмәттәшебез Миләүшә Ганиева гаиләсе белән катнашты. Алар тамашачыларга «Бирнә сандыгы» йоласын күрсәттеләр. Миләүшә үзенең эшләрен (алкалар һәм башка милли бизәнү әйберләрен) тәкъдим итте. Уңышлар сиңа, Миләүшә!

#Сарманмуниципальрайоны
#Сарманүзәкләштерелгәнкитапханәсе
#Сарманүзәккитапханәсе
#Россиядәхалыкларбердәмлегеелы
#Татарстандахәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы
#татаргаиләсе
3
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right