https://vk.com/wall-205889723_2427Р.Фәхреддин мемориаль музее күптәннән Әлмәт шәһәренең балалар бакчалары белән дус булып бер юнәлештә хезмәт куя. Р.Фәхреддиннең бала тәрбиясен бишектән башларга кирәк дигән фикеренә таянып иң кечкенә балалар белән эшләүче тәрбиячеләр, укытучылар белән берлектә очрашулар, методик семинарлар, музей дәресләре үткәрәбез. Бик тирәннән бала тәрбиясенә игьтибар биргән, Р.Фәхреддиннең "Нәсыйхәт" китабын өстәл китабы итеп кулланган, шул теманы яктыртып конференцияләр үткәргән балалар бакчасы коллективлары бар. Бу бик зур сөенеч. Аларның һәрбер башлангыч илеяләрен күтәреп алып, аларга ярдәмгә генә килү кирәк. Быелгысы уку елында Әлмәт шәһәренең "Крепыш" балалар бакчасын ың өлкән тәрбиячесе Гөлназ Фирдаусовна, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүче Рузиля Акмаловна аеруча нык хезмәт куйдылар. Аларның җитәкчеләре Степанова Светлана Сергеевна үзе дә бик тәрбияле, итәгатьле ханым. Балалар туган телләрен, аның милли гореф-гадәтләрен белергә тиешле дигән фикердә. Шуңа күрә дә балалар бакчасында бу юнәлештә эш алдынгы планга куелган. Балалар өчен ике музей дәресе үткәреп мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларны Р. Фәхреддиннең тәрбияви хезмәтләре белән таныштырдык, алар белән гаилә гербын ясадык. Кыз балаларга чәч әдәпләрен өйрәтү нигезендә эшләнелгән биремнәр белән "Озын толым" конкурсында жюри булып, балаларга "Тәрбияле бала" китапларын бүләк итек. Фәхреддиннең хезмәтләрендә бала тәрбиясе һәм ата-аналар белән хезмәттәшлек темасын яктыртып "Крепыш" балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен конференция дә узды. Балалар бакчасында эшләүче хатын-кызлар музейга килеп экскурсиядә булып киттеләр. Менә ичмасам эш үрнәге!!!
Рәхмәт сезгә Вахитова Гөлназ Фирдаусовна, Замалиева Рузилә Акмаловна. Сез үз эшегезнең осталары. Киләчәктә дә сезгә шулай тырышып эшләргә язсын, үзегезгә саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш телибез. Рәхмәт сезгә.
МБДОУ “Д/с № 56 “Крепыш” АМР РТ @id155197509 (Гульназ Вахитова