Рекламный баннер 990x90px header-top
84.91
96.89
Рекламный баннер 728x90px center-top

Җыр-моңнарыбыз хәләлме? Яки Мәгърифәтче бөек шәхесләр җыр-моң турында"

Җыр-моңнарыбыз хәләлме? Яки Мәгърифәтче бөек шәхесләр җыр-моң турында"

мин ике урында - Әлмәт якларында, Казанда бер конференциядә чыгыш ясаган идем. Шушы язманы өчкә бүлеп бирергә уйлыйм. Рамазан аенда Аллаһы тәгалә кабул итсен.

--Халкыбызның горурлыгы булган моң иясе Илһам Шакиров - халыкны ике нәрсә яшәтә: дин һәм тел-моң, дигән иде.

Галим, язучы Әнвәр Хәйри - Ислам дине кабул ителүнең халкыбыз мәгърифәтенә, сәнгатенә, мәдәниятенә һәм һәртөрле фәннәр үсешенә гаҗәеп зур йогынты ясавын ачыклаган. Ислам дине кабул ителү белән халкыбызның 1,5 мең елга якын яшәп килгән язма мирасының нигезен тәшкил иткән гарәп язмасы кабул ителгән. Шәрык рухи мәдәниятен үзләштерүгә киң юл ачылганлыгын бәянли. Борынгы Болгар дәүләтендә күптөрле фәннәр, мәдәният һәм һәртөрле сәнгатьләр үсәргә искиткеч уңдырышлы җирлек туган...

Мөселман илләренең хәлифәләре, падишаһлары, әмирләре, солтаннары үзләренең күңелләрен ачар өчен, массакүләм сәнгати чаралар - җыр, музыка, бию бәйрәмнәре оештырганнар. Үзләре музыка уен коралларында бик яхшы уйнаучылар да, кайбер музыка уен коралларын уйлап табучылар да, хәтта нота гыйлемен камилләштерүгә үзләреннән зур өлеш кертүче -әл- Фараби, әл-Кинди кебек мөселман фәлсәфә галимнәре дә булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаһу галәйһи вәссәләм дә сәнгатькә, музыкага, шигърияткә гашыйк кеше булган һәм аларга карата үзенең сәхабәләренә һәм барлык якыннарына югары дәрәҗәдәге дөньяви, фәнни һәм рухи аңлатмалар бирә торган булган... Казан ханы Мөхәммәд Әминнең югары дәрәҗәдәге эчке мәдәниятле булуы, нечкә эстетик зәвыгы - һәртөрле сәнгатьнең үсешенә һәм яшәешенә уңай җирлек тудырган. Ул сәнгать осталарын бик ихтирам иткән һәм кайбер сәләтле сәнгатъкәрләрне - рәссамнарны, җырчы-чичәннәрне һәм музыкантларны башка илләрдән дә чакыра торган булган. ..

Ризаэтдин Фәхретдинның "Җәвамигул-кәлим" шәрхендә аңлаткан фикере шулайрак: "Әгәр көйләү, ритм булу сәбәпле хәрам диелсә, бу вакытта мондый нәрсәләрне сөйләү һәм тыңлау хәрам икәнлеге хакында шәргый дәлил китерү лязем була. Мондый дәлил китерми торып, шигырьне хәрам дип әйтеп булмый. Бу бер. Икенче, әгәр көйле һәм ритмлы нәрсәләр хәрам була торган булса, сандугач һәм тургай тавышларын тыңлау да хәрам булып кала. Чөнки аларның тавышлары да көйле бит".

Коръән һәм Сөннәттә уен коралларында уйнау һәм тавышларын тыңлау хәрам булу хакында аятъ яки хәдис юк, дип дәлилли бу фикерне әдип, мәшһүр мәзһәпләрнең башлыклары булган имамнардан да бу хакта ачык риваятьләр барлыгы беленми.

Сахих Бохари да (2 к. 3-11 б; 2 к. 91-93): Рәсүлаллаһның гает көннәрендә туй вакытларында уен уйнаудан тыймаганлыгы мәгълүм, ди. (Грек мифы батыры Орфейның моңы, Даут пәйгамбәрнең искиткеч гүзәл тавышы нинди көчкә ия булуы турында мин яздым инде)

Ислам дөньясы көйләрне әхлак төзәтү һәм гыйффәт тарату хыкында корал кылырга тиеш иде, дигән фикерләр әйтелә Р.Фәхретдин хезмәтләрендә. 11 гасырның мөселман теолог-галиме Абу Хәмид әль-Газали дә (1058-1111) "Кеше йөрәгенең иң нечкә серләре"н өйрәнгән китабының 98 нче бүлегендә (436 -бит) шигырьләрне, музыканы, җырлауны тыңлау хакында Аллаһның илчесе әйтте: "Мин аларның берсен дә кире какмыйм, әмма аларга әйтегез, алар үзләренең мәҗлесләрен Коръән белән ачсыннар һәм Коръән белән тәмамласыннар", -дигән.

Бөек мәгърифәтче Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри, хәким Әфләтун (Платон) да музыканың төп максаты җанга рәхтлек бирү, кеше рухын сафлык, пакълек дөньясына этәрү, кешене кайгы хәсрәт басса, ул яхшы җырланган җырны !!! тыңласын.. Һ.б. дигәннәр. Харис Хәзрәт Салихҗан исә үзенең хезмәтләрендә: "Ислам динендә адәмне тәүфыйк, Һидаятькә өндәгән моң - Хәләл(!)" -ди.

Дәвамы бар...

48321
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right