Әлмәт шәһәренең 25 мәктәбендә күренекле галим Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия темасын яктырткан "Нәсыйхәт" китабы буенча мәктәп укучылары өчен конференция узды. Укучылар үзләренең интернет кушымталарын, интерактив китапны уку алымнары турында сөйләделәр, фикер алыштылар.
Мәктәп китапханәсе балалар белән бик тыгыз эшләгән икәнлеге күренеп тора, китапханәче Гөлнара Низамованы укучылар үз итәләр. Иниернет кушымталар эшләүдә Р.Фәхреддин мирасын кулланып яңа алымнар күрсәтүче Резеда Шарипова үз янына берничә баланы туплап актив команда төзегән. Аларга калганнар да иярәләр, тема белән кызыксыналар.
МБОУ “СОШ №25 им.70-летия нефти Татарстана”Гульнара Низамова Резеда Шарипова#нәсыйхәт