Знакомство с музейным экспонатом – Кумган. Виртуальная экскурсия.
Кумган 1906 года. Сделан в Чистополе. Имеется клеймо изготовителя.
Комган - мөселман халыклары куллана торган юыну җайланмасы. Музейда күрсәтелгән комган 1906 елда Чистай шәһәрендә ясалган. "Сөннәтле комган" дип йөртелгән. Хәзергесе вакытта ясалган комганнарның борыннарын алай ясамыйлар. Комган юыну өчен ясалган булса да зәвык белән эшләнелгән. Моның белән юынганда һәркем үзенә күрә физик күнегүләр ясаган. Көнгә биш тапкыр мондый күнегү ясаган, чистарынган, юынган, намаз укыган кеше рухи яктан да, гигиена ягыннан да чиста булган