Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

"Шәхесләр" сериясеннән басыла торган китаплар турында ишеткәнегез бармы? Укыганыгыз бармы бу сериядәге китапларны. Нинди шәхесләр турында китаплар укыйсыгыз килә? Бәлки шәхесләрнең барысына да тиешле бәя дә бирелми.

"Шәхесләр" сериясеннән басыла торган китаплар турында ишеткәнегез бармы? Укыганыгыз бармы бу сериядәге китапларны. Нинди шәхесләр турында китаплар укыйсыгыз килә? Бәлки шәхесләрнең барысына да тиешле бәя дә бирелми, игьтибар да җитми торгандыр?

Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин гимназиясендә Казаннан килгән язучылар, Әлмәт язучылары, галимнәре, укытучылары, тәрбиячеләре белән бик кызыклы очрашу узды. "Җыен" фондының Әлмәттә беренче тапкыр гына мондый җыелыш үткәрүен исәптә тотырга кирәк. Җыен булгач Казаннан җыелып килгән иде барысы да дисәк тә була. Китаплар байтак чыккан, планда чират көтә торганнары да бар икәнлегенә басым ясалды. Безнең, Р.Фәхреддин музеенда эшләүчеләрнең, кайсы шәхес турында китап күрәселәре, халыкка җиткерәсе килә дисәгез без болай дияр идек: Р.Фәхреддиннең фикердәшләре һәм чордашлары, аны өйрәнгән галимнәр турында. Ник без Шәрәфләр нәселендә тәрбияләнгән Галимҗан Шәрәф, Борхан Шәрәф, Шәһәр Шәрәф турында китаплар бастырмыйбыз? Гыйльман ахун Кәрими дә андый аерым игьтибарга лаек шәхес. Р.Фәхреддинең мирасын өйрәнгән Әнвәр Хәйри турында, Равиль Әмирхан, Мәдинә апа Рәхимкулова турында да китаплар булсын иде. Бу шәхесләр чын шәхесләр. "Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле" дигән Р.Фәхреддин. Шәхесләрне барлау эшен иң элек Ш.Мәрҗәни, Р.Фәхреддин башлап җибәргәнен дә һич онытырга ярамый.

47705
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right